Күптәннән килгән күркәм традиция буенча Яңа ел алдыннан үзәк балалар китапханәсендә “Яңа ел могҗизалары” исемле кул эшләре конкурсы төгәлләнде.
Конкурста барлыгы 3 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге 18 бала катнашты. Эшләр төрле техникада һәм стильдә башкарылган иде, биредә сез Кыш бабайның ишегалдын да, балан чыпчыклары төшерелгән панноны да, төрле төстәге чәнечкеләр, мамык дисклар, тукымалар, кәгазьләр, йон җепләр һәм табигый материаллардан ясалган чыршыларны да, тозлы камырдан әзерләнгән әйберләрне дә, шәмдәлләр һәм күп кенә башкаларны да күрә алачаксыз.