23 декабрьдә сәгать 10 нан 12 гә кадәр Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә “Медицина хезмәте күрсәтү, кышкы чорда дару препаратлары белән тәэмин итү” мәсьәләсе буенча гражданнарны тематик кабул итү булачак.
Кабул итүне Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Осипов Сергей Альберт улы, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Яркәева Фәридә Фатыйх кызы алып барачак.
Очрашу урыны: Казан шәһәре, Кремль урамы, 12/20 йортта.
Язылу өчен телефон: 8 (843) 221-80-36.