2016 елның 10 декабрендә 1 нче спорт комплексында предприятие һәм оешмалар арасында барган VIII Спартакиада кысаларында “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” исемле ярышлар булып узды.
Төгәллек, сикерү, җитезлек һәм тизлеккә алты гаилә ярышты. 2 нче Алексеевск урта мәктәбеннән Дубровиннар гаиләсе иң спорт гаиләсе булып чыкты. Алардан аз гына калышкан Абдуллиннар гаиләсе (Юеш Көрнәле урта мәктәбе) икенче урынны алды. Өченче урында – Вәлиуллиннар гаиләсе (3 нче Алексеевск урта мәктәбе).