6 декабрьдә район башлыгы катнашында үткәрелгән киңәйтелгән утырышта хәйрия проекты белән 14 нче округ буенча шәһәр җирлеге депутаты Наталья Гордеева чыгыш ясады.
– Сезгә кирәксез, яраксыз булып тоелган әйберләр файда китерергә мөмкиннәр. Сез бүләк иткән куртка иң салкын кышкы көннәрдә баланы җылытыр. Ә сезнең балагыз киеп үскән бияләйләр яки свитерлар авыр хәлдә яшәүче гаиләләргә акчаларын бераз булса да янга калдырырга ярдәм итәр, – диде Наталья Владимировна.
Җыю пункты Алексеевск штб., Северная урамы, 46 нчы йортта урнашкан.
Әйберләрне 14, 15, 16, 21, 22, 23, 28, 29 һәм 30 декабрьдә иртәнге 9 дан алып көндезге 3 кә кадәр китерергә мөмкин.