Хөрмәтле алексеевскилылар!

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

1 декабрьдән 30 ына кадәр Татарстан Республикасы приютларында тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр өчен музыка кораллары җыю буенча хәйрия акциясе бара.

 “Кайгырту” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты” дәүләт казна учреждениесе сездән җавап кайтаруыгызны һәм приютта музыкаль оркестр төзү өчен музыка кораллары сатып алуда хәйрия ярдәме күрсәтүегезне сорыйбыз. Аны төзү өчен  безгә музыка кораллары: пианино, бәрмә-тавыш чыгару кораллары, өчпочмаклар, трещеткалар, шөлдерле барабаннар, металлафоннар, ксилофоннар, шалтыравыклар, кашыклар, кыңгыраулар, баян кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International