2016 елның 6 декабрендә махсус балалар һәм аларның әниләре өчен “Игелеклелек юлы” мастер-классы оештырылды.
Приют педагогы Давыдова Ольга Николаевна кулдан ясалган “Әтәч”не күрсәтте. Әниләр һәм балалар 2017 ел символын ясау процессы белән бик нык мавыгып киттеләр. Зур өстәл янына утырып, өлкәннәр һәм балалар әтәчне үзләре кистеләр, ябыштырдылар, иҗат иттеләр. Аннары барысы бергәләп кулдан ясалган 2017 ел символы – “Әтәч” турында сөйләделәр, балалар сөйләшүне бик кызыксынып тыңладылар, сорауларга актив җавап бирделәр.