Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Прокурор урынбасары Алексей Панишев һәм коррупциягә каршы  көрәш мәсьәләләре буенча башлык ярдәмчесе Эльвира Павлова 1 нче Алексеевск урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән очраштылар.

 Әңгәмәнең максаты укучыларда коррупциягә тискәре караш тәрбияләүдән һәм коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарны белү дәрәҗәсен күтәрүдән гыйбарәт. Балаларга коррупциянең нәрсә икәнлеге, аның төрләре һәм килеп чыгу сәбәпләре, шулай ук ришвәтнең бүләктән нәрсәсе белән аерылып торуы һәм коррупцион юнәлештәге җинаятьләр өчен җәзалар турында аңлаешлы итеп сөйләделәр. Очрашу азагында кунаклар укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International