Казан шәһәренең 4 нче “ПАТП” муниципаль унитар предприятиесе автобусйөртүчеләре бригадиры Наил Исмәгыйль улы Гобәйдуллинга “Россия Федерациясенең атказанган транспорт хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде, “Яшел үзән проект-конструкторлык бюросы”акционерлык җәмгыяте бүлеге начальнигы Василий Владимирович Засыпкинга II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орден медале тапшырылды.
Илне үстерүгә шактый өлеш керткәннәре өчен орденнар һәм медальләр белән 12 кеше бүләкләнде, алты гражданга халык хуҗалыгының төрле тармакларында һәм гуманитар өлкәдәге хезмәтләре өчен мактаулы исемнәр бирелде. Идел буеның дүрт кешесенә Россия Федерациясе Президентының рәхмәте белдерелде.