Казанда заманча чүп-чар эшкәртү заводы төзиячәкләр
Очрашу кысаларында 2017 елда Экология елы үткәрүгә багышланган мәсьәләләр, шул исәптән РФ Хөкүмәте раслаган федераль планның кайбер чаралары каралды. Шулай ук су объектларында суның сыйфатына тискәре йогынты ясауны киметү чаралары да тикшерелде. Киңәшмә кысаларында аерым игътибар Россия Федерациясендә биш заманча чүп-чар яндыру заводы төзү буенча пилот проектына бирелде, аларның берсе Казанда пәйда булачак.