Традиция буенча ноябрьнең өченче якшәмбесендә юл-транспорт фаҗигаләре корбаннарын искә алалар.
Ел саен бөтен дөньяда юлларда миллионнан артык кеше һәлак була һәм җәрәхәтләнә. Мондый нәтиҗәләр хәрби бәрелешләрдәге югалтуларга тиң. Бу көнне автомобиль фаҗигаләренең куркыныч нәтиҗәләрен булдырмас өчен акцияләр, семинарлар, конференцияләр үткәрелә. Бер көн элек аграр колледжда ЮХИДИ инспекторы Рөстәм Хөсәенов балаларга юлларда нинди куркыныч яшеренүе турында сөйләде.