Талантлы укытучы булу бер дә җиңел түгел. Моның өчен бетмәс-төкәнмәс энергия, иң элек үз-үзеңә таләпчәнлек, методик осталык, эрудиция, киң фикер йөртү сәләте, үз эшеңә чиксез бирелгәнлек булырга тиеш.
Безнең һәркайсыбыз тормышында беренче укытучының мөһимлеге бәхәссез. Нәкъ менә сыйныф җитәкчесе кичәге балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрдән дус һәм тату коллектив барлыкка китерә. Күп еллар дәвамында Нина Николаевна балалар коллективларын уңышлы туплый, аларны “бер кеше – бөтен кеше өчен, бөтен кеше – бер кеше өчен” булган командага әйләндерә.