Алексеевск малайлары волейбол буенча Татарстан беренчелегендә беренче урынны алдылар

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Ял көннәрендә 1 нче Спорт комплексында 2004-2005 елгы малайлар арасында волейбол буенча беренчелек булып узды. Анда Алексеевск спортчылары беренче урынны алды.

 Беренчелек авыл районнары һәм кечкенә шәһәрләр командалары арасында узды. Ярышта җиде команда катнашты.

Финалда унбер-унике яшьлек малайларыбыз тренер Марат Абдуллин җитәкчелегендә Арчадан килгән якташларын җиңделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International