Пәнҗешәмбе көнне, 17 ноябрьдә, районда авыл хуҗалыгы берләшмәләре арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм аны 2017 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру буенча конкурс булып узды.
Барлык бүлекчәләрдә тешле тырмаларны ремонтлау оештырылган, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау пунктларында чәчкечләрне һәм культиваторларны ремонтлауга керешкәннәр. Техниканы ремонтлау һәрвакыт финанс ягыннан караганда чыгымлы чара булды һәм шулай булып кала да, ә аны грамоталы саклау киләчәктә ремонтка чыгымнарны киметүче факторларның берсе булып тора.