3 ноябрьдә Чистайда балалар арасында Коръән укучылар конкурсы булып узды, анда Алексеевск балалары да катнашты.
Конкурс “Яшьләр үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе белән берлектә Чистай мөхтәсибәте тарафыннан оештырылды. Анда Чистай, Аксубай, Нурлат, Яңа Чишмә,Спас, Әлки районнарыннан 150 гә якын бала катнашты, шулардан җиде балаАлексеевск районыннан иде.