Сишәмбе көнне, 2016 елның 15 ноябрендә көндезге 2 дә Алексеевск муниципаль районы халкын Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры кабул итәчәк.
Видео кабул итүдә катнашу өчен шәхси кабул итүгә язылырга һәм Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы хакимиятенең утырышлар залына (Совет мәйданы, 1 нче йорт) килергә мөмкин.