Туры линия

2016 елның 11 ноябре, җомга

2016 елның 11 ноябрендә иртәнге 10 нан 12 гә кадәр Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә  Казан шәһәре муниципаль торак фондын 2016-2017  еллар кышкы шартларында файдалануга әзерләү мәсьәләсе буенча “туры линия” режимында телефон элемтәсе эшләячәк.

 Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасының дәүләт  торак инспекциясе һәм Казан шәһәре башкарма комитеты хезмәткәрләре җавап бирәчәк.

“Туры линия” телефоны: 8(843)221-80-35.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International