Березовая Грива авылы кешеләре уртак тырышлык белән генә бөек эшләрне башкарып чыгарга мөмкин булуын исбатлыйлар.
Николай Чудотворец хөрмәтенә изгеләндерелгән чиркәү 2000 ел башында янды. Былтыр протоиерей Павел Чурашов Березовая Грива авылында җыелган диндар халык алдында Изге Николай Чудотворец хөрмәтенә чиркәү төзи башлар алдыннан нигез ташын салганда гыйбадәт кылды.