Алекссеевск районы башлыгы эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен котлый

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

– Сезгә профессионализмыгыз, фидакарьлегегез һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен рәхмәт әйтәм. Сезгә җиңел булмаган эшегездә уңышлар, нык сәламәтлек, какшамас ихтыяр көче һәм билгеләнгән планнарыгызның гамәлгә ашуын телим!

 Сезне һөнәри бәйрәмегез –  Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Хезмәтегез  җәмгыятьнең иң мөһим кыйммәтләрен яклауга – законлылыкны үтәүгә һәм тәртип саклауга юнәлдерелгән.

Сез – үз эшегезнең һөнәрмәндләре.  Вакытыгыз, гаять зур физик һәм психологик йөкләнеш белән санашып тормыйча, еш кына сәламәтлегегезне һәм хәтта гомерегезне куркыныч астына куеп, гражданнарның тынычлыгын саклыйсыз, җәмгыятьтә тотрыклылыкны тәэмин итәсез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International