Казанда коррупциягә каршы көрәшүнең көнүзәк мәсьәләләрен тикшерделәр

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

2016 елның 9 ноябрендә Казанда Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы көрәшүнең көнүзәк мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференция булып узды.

 Фәнни-гамәли конференция коррупцияне булдырмау өлкәсендә  проблемалы мәсьәләләрне хәл итүгә, шулай ук  Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруның бердәм юлларын эшләүгә юнәлдерелгән. Чара кысаларында коррупциягә каршы көрәшүнең хокукый проблемалары, дәүләт һәм муниципаль хезмәттә мәнфәгатьләр низагы, коррупциягә каршы белем бирү һәм тәрбияләү мәсьәләләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International