Кадастр бәясе турында Росреестрдан белергә мөмкин

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Татарстан 2016 елдан милеккә салым элеккегечә күчемсез объектның инвентаризация бәясе буенча түгел, ә кадастр бәясе буенча исәпләнә торган 28 пилот төбәге арасына керде.

Әгәр сезгә юридик документ кирәк булса, кадастр бәясе турындагы белешмәгә Кадастр палатасына яки күп функцияле үзәккә заказ бирергә була. Мондый белешмә бушлай бирелә. Ләкин белешмәгә заказ бирүнең иң уңайлы ысулы – rosreestr.ru сайтында “Дәүләт күчемсез милек кадастрыннан мәгълүматлар алу” («Получение сведений из ГКН») сервисыннан файдалану. Кадастр бәясе турындагы белешмә запрос кабул иткән вакыттан алып  биш көннән дә соңга калмыйча бирелә. Әзер документны почта аша, офистан яки махсус электрон имза белән электрон адрестан алырга мөмкин булачак. Барлык очракта да андый документ юридик көчкә ия.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International