Районыбыз көч ярышларында хәтта күп тапкыр чемпион булган ике спортчысы белән дан тота. Болар – Артур Макаров һәм Габдеҗәлил Сөләйманов.
2 октябрьдән 10 ына кадәр Болгариянең Благоевград шәһәрендә армрестлинг буенча Дөнья чемпионаты булып узды. Чемпионатта катнашу өчен барлык континентлардан 50 илнең 1000 гә якын катнашучысы килде. 70 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә 35 спортчы катнашты.
Шушы Дөнья чемпионатында Россияне якташыбыз, Кыркүл авылы егете Артур Макаров тәкъдим итте. Киеренке көрәштә ул титуллы спортчылар белән көч алышты, шулай да җиңеп чыкты. Шушы җиңүле бәйге яшь спортчы өчен бишенчесе булды.