2016 елның 10 ноябрендә хәрби хезмәткә алу вакытында гражданнарны хокукый яклау һәм аларның хокукларын үтәүне тәэмин итү максатында халык өчен “кайнар линия” телефоннары ачылды.
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил аппараты, Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты, Татарстан Республикасы адвокатлар палатасы вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәргә булышачаклар.
Телефоннар:
8 (843) 236-89-15
8 (843) 236-40-17
8 (843) 236-40-62