Халык бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!

2016 елның 4 ноябре, җомга

Район башлыгы Владимир Козонков алексеевскилыларны Халык бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады.

Әлеге дәүләт бәйрәмнәре –Ватаныбызның данлы үткәненә тиешле хөрмәт билгесе һәм аның иртәгесе көненә ышаныч символы. Алар үз Ватанын яратучы, аңа ышанучы, аның чәчәк атуы өчен эшләүче бөтен кешене берләштерә.

 Бүген кешеләрдә  фикер каршылыкларын җиңү, үз көчләрен дәүләтне тагын да үстерүгә юнәлдерү теләге бик көчле. Республика Конституциясе күп милләтле Татарстан халкының тынычлыкка һәм  тигезлеккә, социаль гаделлеккә һәм рухи-әхлакый яктан яңадан тууга, нәтиҗәле үсүгә һәм иминлеккә омтылышын чагылдырды.

Безнең һәркайсыбыз  бүгенге һәм иртәгесе көнгә ышаныч белән яшәсен! Һәр гаиләдә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International