30 октябрьдә Россиядә Сәяси репресия корбаннары көне билгеләп үтелде.
Районыбызда репрессияләрдән газап чиккән тугыз кеше яши. Бу көнне халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Биләр, Татар Майнасы, Зур Тигәнәле авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә репрессия корбаннарының өйләренә бардылар һәм аларга район башлыгы Владимир Козонковтан азык-төлек пакетлары тапшырдылар.