2016 елның 22 октябрендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдирәсе Ольга Куприянова һәм ветераннар советы рәисе Николай Глазунов тыл хезмәтчәне, Зур Тигәнәле авылы кешесе, бөтен гомерен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган Зарипова Гайшә Хамматкәрим кызын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В. Путиннан котлау открыткасы, район башлыгыннан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.