Татарстанда уртача хезмәт хакы артты

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

Татарстанда гыйнвардан августка кадәр уртача хезмәт хакы 29,7 мең сум тәшкил итте.

Татстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, реаль хезмәт хакы (ягъни товарларга һәм хезмәтләргә куллану бәяләре индексын исәпкә алып исәпләп чыгарылган) 2016 елның гыйнвар-августында узган елның шул ук чорына карата 101,3 процент тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International