Өлкәннәр ункөнлегендә Лебедино авыл җирлеге башлыгы Юрий Тюкарев һәм ветераннар советы рәисе Валерий Курочкин Березовая Грива авылы мәдәният йортына өлкәннәрне бәйрәм белән котларга дип килделәр.
Авыл клубы мөдире Лариса Фролкина бәйрәм өстәле оештырган һәм эчкерсез халәт тудырган иде. Әбиләр бик рәхәтләнеп аралаштылар, яшьлек елларын искә төшерделәр, ихлас күңелдән сөйләшеп утырдылар, борынгы урыс җырларын җырладылар. Өлкән кешегә тагын ни кирәк? Иң мөһиме – аралашу.