Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны әзерләү һәм үткәрү чорында территориаль сайлау комиссияләре арасында иң яхшы мәгълүмати-аңлату эшчәнлегенә барган конкурска йомгак ясады.
Алексеевск, Балтач, Яшел Үзән районнары һәм Зәй шәһәре территориаль сайлау комиссияләре конкурста катнашучы дипломы белән бүләкләнде.