Юл хәрәкәтендә катнашучыларга чиктән тыш игътибарлы һәм сак булырга кирәк.
Көзге-кышкы чорда машина йөртүчеләргә кисәк борылулардан һәм башка куркыныч маневр ясаулардан тыелырга, шулай ук куркынычсыз дистанцияне һәм яндагы интервалны сайлап алырга кирәк. Күперләрдә һәм юлның йөрү өлешендә күп дәрәҗәле аркылы чыгу урыннарында, җәяүле кичүләре янында үтә дә игътибарлы булу зарур.