Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады:

2016 елның 14 октябре, җомга

– Һава шартларына, тәүлекнең теләсә кайсы вакытына, бәйрәм көннәренә дә карамастан, үз эшен профессиональләрчә һәм армый-талмый башкаручы зур һәм тупланган коллективыгыз тормышындагы шушы искиткеч вакыйга белән чын күңелдән котлауларымны кабул итегез. Хезмәтегез  йөзләрчә чакрым юлларга, аларны сыйфатлы һәм вакытында  төзүгә һәм ремонтлауга салынган. Кама аша күпернең икенче тармагын төзүгә керткән гаять зур өлешегез бу корылмага бик яхшы транспорт тормышы, ә автомобильчеләргә уңайлы һәм курыкмыйча йөрергә мөмкинлек бирде.

 “Алексеевскдорстрой” хезмәтчәннәре бригадасы республиканың күп кенә районнарында һәм шәһәрләрендә ипле эшлиләр. Сезнең турыда һәм сезнең профессионализмыгыз турында әлеге территория кешеләре хөрмәт белән телгә алалар. Ә бу – эшегездә төп күрсәткеч.

 Сез үз районыгыз өчен зур әһәмияткә ия, биредә “Алексеевскдорстрой” халыкның күбесен эш белән тәэмин итүче һәм зур салым түләүче предприятие булып тора. Район һәм республика өчен үтә дә мөһим өлкәдә йөзләрчә алексеевскилы, дистәләрчә династия эшли.

 Алдыгызда торучы бурычларны уңышлы үтәвегезне телим.  Сез салган юллардан йөрүче күп санлы транспорт чараларын йөртүчеләр һәм пассажирлар сезне яхшы сүзләр белән генә телгә алсыннар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International