Татарстан Хөкүмәте теләсә кайда ясалган чүплекләргә һәм тулып ашкан полигоннарга каршы көрәшүнең яңа схемасын эшләде, ул җитди акча кертүне таләп итә.
Россиядә каты коммуналь калдыкларны чыгару, саклау һәм утильләштерү эшендә революция күптән өлгереп җитте. Чөнки бу чылбырда берничек тә үзара бәйләнмәгән һәм ахыргы нәтиҗә белән кызыксындырылмаган тоташ зәгыйфь буыннар бар. Тупас кына итеп әйткәндә, халыктан чүп-чарны өе янындагы мәйданчыкта чүп-чар контейнерлары булган эшмәкәр йөзендә Фома кабул итә, гаражында чүп-чар ташу машинасы торган эшмәкәр йөзендә Ерема илтеп түгә, ә тиешле муниципаль структуралар йөзендә ниндидер бер Имярек утильләштерә.