Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре көнбагыш һәм кукуруз урып-җыю белән мәшгуль.
Бөртеккә кукуруз урып-җыю тулы куәткә бара. 11 октябрьгә мәйданнарның 65% ы җыеп алынган. 4000 гектардан артык мәйданнан 16 мең тоннадан күбрәк бөртек җыелган.
Көнбагыш җыю төгәлләнеп килә. 7,5 мең гектардан 10 мең тонна суктырылган.