Алексеевскилыларны ноябрь башында өч көн рәттән ял көтә

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, өч  көн рәттән ял итәчәкбез. 4 ноябрь, җомга көн – Халыкара бердәмлек көне.  Аннан соң – 5-6 сы – шимбә һәм якшәмбе – ял көннәре. 6 ноябрьдә – Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән бәйрәм көн.
“Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында”гы Законга үзгәрешләр кертелде.
Документ нигезендә “ял көне бәйрәмгә туры килгән эш көненнән соңгы көнгә күчерелә” дигән сүзләр хәзер законда “ял көннәренә өстәмә көн бирелми” сүзләре белән алыштырыла
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International