Җомга көнне, 7 октябрьдә, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары район кешеләренең үтенечләрен тыңлады.
Алар күп балалы аналарны, ветераннарны ташламалар белән тәэмин итүгә кагылган иде. Депутаттан шулай ук өлкән яшьтәге бер әбинең торак мәсьәләсен хәл итүдә булышуын да сорадылар.