2016 елның 30 сентябрендә Алексеевск муниципаль районында, 2 нче спорт комплексында (бассейн) шахмат буенча ярышлар булып узды.
Шахмат ярышларында 10 кеше катнашты. Хатын-кызлар арасында беренче урынны – Евгения Евграфова,икенче урынны – Маргарита Коновалова, өченче урынны Валентина Горелова алды. Ир-егетләр арасында урыннар түбәндәгечә бүлендә: беренче урында – Наманжон Мадымаров, икенче урында – Рафаэль Садыйков, өченче урында –Ринат Лукъянов.