5 октябрьдә иртәнге 9 дан кичке 4 кә кадәр (төшке ялсыз) өлкәннәр өчен Россия Пенсия фонды идарәсе компетенциясенә керүче сораулар буенча “кайнар” линия оештырылачак.
Телефон линиясе Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы, Алексеевск районындагы идарәсе тарафыннан Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында эшләячәк.
“Кайнар” линия телефоны 074.