Иртәгә, 30 сентябрьдә, теләге булган бөтен кеше, Баганалы урманчылыгы бистәсенә килеп, үзенә тау нараты, гади нарат, миләш, корычагач, сәрви агачы, мамык очырмый торган тупыл һәм каен агачлары үсентеләрен казып ала алалар. Питомник барлыгы 25 меңгә якын үсенте тәкъдим итә.