1 октябрьдә, Урман утырту көнендә, Алексеевск районында традицион табигатьне саклау акциясе үткәреләчәк.
Бер көн элек, 30 сентябрьдә, теләге булган бөтен кеше, Баганалы урманчылыгы бистәсенә килеп, үзенә тау нараты, гади нарат, миләш, корычагач, сәрви агачы, мамык очырмый торган тупыл һәм каен агачлары үсентеләрен казып ала алалар. Питомник барлыгы 25 меңгә якын үсенте тәкъдим итә. Бистәне яшелләндерүдә катнашырга теләүчеләр үзләре белән көрәкләр һәм бишбармаклар алып килергә тиешләр. Үсентеләр бушлай бирелә.
Сүз уңаеннан: Биләр урман хуҗалыгы һәм бистә Советы көче белән Биләр авылы территориясендә 0,5 гектарлы парк ясау планлаштырыла, анда төрле-төрле 1400 үсенте утыртылачак.
30 сентябрьдә район мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булачак.
Концертка керү бушлай. Теләге булган бөтен кеше чакырыла.