Татарстан кадетлар корпусында 20 тәрбияләнүче “Идел буе кадетлары” фестиваленә китте

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

  Фестиваль кысаларында 2015-1016  елларда Идел буе федераль округының кадетлар корпуслары эшчәнлеге йомгаклары турында киңәшмә булачак.

Фестивальнең төп максаты – чыгарылыш сыйныф кадетларының  БДИны тапшыруга әзерлекләре, аларның физик үсеш һәм башлангыч хәрби белемнәр буенча әзерлек дәрәҗәсен билгеләү. Фестиваль Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы  тулы вәкалатле вәкиле Михаил Бабич инициативасы буенча һәм аның ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган «КаДетство» проекты кысаларында кадетларны әзерләү формаларының берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International