24 сентябрьдә, Бөтенроссия йөгерү көнендә “Милләтләр кроссы-2016” акциясе кысаларында Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан җиңел атлетика йөгерүе буенча ярыш оештырылачак.
Кросста 1999-2009 елгы мәктәп укучылары, шулай ук 18-29, 30-44, 45-54 , 55 (60) яшьтәге һәм өлкәнрәк кешеләр катнаша алачак. Йөгерү дистанциясе – 2000 метр. Үткәрү урыны – Некрасов урамы (1нче Алексеевск урта мәктәбе). Катнашуга гаризаларны ярышлар көнендә бирергә кирәк. Катнашучы укучыларны теркәү – иртәнге 9 да, өлкәннәрне теркәү 10 да башланачак. Укучылар – 10 да, өлкән спорт сөючеләр 11 дә йөгерә башлаячак. Теләге булган бөтен кеше чакырыла.