Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутатларын һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкаләтле органнары депутатларын сайлауда эшләячәк объектларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге 2016 елның 18 сентябрендә сайлаулар узачак сайлау участокларын профилактик карау үткәрде.
7 мәктәпне, 42 авыл һәм район мәдәният йортын һәм ике башка учреждениене карау барышында аерым игътибар эвакуация юлларын карап тотуга, янгын автоматикасы (АПС, АУПТ, кешеләргә янгын турында хәбәр итү системасы) булуга һәм аның төзеклегенә, беренче янгын сүндерү чараларының булуына, янгын вакытында хезмәт күрсәтүче персоналны белүгә бирелде. Сайлау комиссиясе әгъзалары һәм хезмәт күрсәтүче персонал белән янгын куркынычсызлыгы чаралары, шулай ук янгын чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү планнарын эшләп бетерү буенча өстәмә инструктажлар үткәрелде. Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге тикшерү барышында ачыклаган җитешсезлекләр бетерелде, һәм хәзерге вакытта Алексеевск муниципаль районының сайлау участоклары янгын куркынычы тудырмыйлар, дип ышаныч белән әйтергә мөмкин