2016 елның 12 сентябрендә Алексеевск муниципаль районының ветераннар советы рәисе Н.Глазунов хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Карсалов Александр Николаевичны 90 яшьлеге белән котлады һәм Александр Николаевичка РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгыннан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырды. Александр Николаевич күп еллар дәвамында эчке эшләр органнарында җитәкче вазыйфаларда эшләде, районыбызда хокук тәртибен һәм законлылыкны ныгытуга зур өлеш кертте. Эшне төгәл башкаручанлыгы, вазыйфаларын намуслы үтәгәне өчен ул күп кенә хөкүмәт бүләкләре белән билгеләп үтелде.