2016 елның 9-10 сентябрендә Яңа Чабаксарда “Идел буе спорт Олимпы” Идел буе федераль округының округ Спартакиадасы булып узды. Бу – Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән килгән балалар йортларында һәм мәктәп-интернатларда тәрбияләнүчеләр өчен зур спорт ярышлары. Проект Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич канаты астында уза.