2015 елда Анжела Вавилова исемендәге фонд һәм Татарстан Республикасы ЗАГСы идарәсе “Яраткан йөрәкләрдән игелекле эшләр өчен” хәйрия акциясен башлап җибәрделәр. Әлеге акция барышында Татарстан ЗАГСының барлык бүлекчәләрендә йөрәк формасындагы кублар куелды. Тантаналы туй йоласы шартларында яңа өйләнешүчеләр үзләренең акчаларын шунда сала алалар. Чөнки никахлашу үзенчәлекле көн һәм йөрәкләрен мәңгегә беркеткәннәрнең генә түгел, ә бәлки уртак яхшы эшкә үз өлешләрен дә керткән кешеләрнең дә хәтерендә мәңге сакланыр.
Шушы авыру балаларга акча җыю кубы Алексеевск ЗАГСында да урнашкан. “Яраткан йөрәкләрдән игелекле эшләр өчен” хәйрия акциясендә яңа өйләнешкән парлар, кеше бәхетсезлегенә битараф булмаган кешеләр катнаша. 5 сентябрьдә, Халыкара хәйрия көнендә, өч айда җыелган 2400 сум акча Хәйрия фондына җибәрелде.