Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама аша күпернең икенче чиратын төзүгә зур өлеш керткән һәм төзелештә турыдан-туры катнашкан «Алексеевскдорстрой»ААҖ төзүчеләренә “ТРның атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем бирде.
Бу исемгә төягеч машинисты Вашарин Александр Николаевич, экскаватор машинисты Хлопов Владимир Витальевич, асфальт-бетон салучы Сергеев Владимир Александрович лаек булды.
РФ Транспорт министрлыгының Мактау грамотасы белән асфальт-бетон салу машинисты Боровков Владимир Александрович бүләкләнде.