Михаил Бабич Россия Герое Ф.Кузьмин исемендәге Пермь кадетлар корпусында тәрбияләнүчеләрне яңа уку елы белән котлады.
Пермь кадетлар корпусында яңа уку елында 410 егет белем ала башлады. Узган ел белән чагыштырганда аларның саны 50 кешегә диярлек артты. 2016 елда 149 кеше, шул исәптән Идел буе федераль округының башка төбәкләреннән 13 кеше кабул ителде.