2016 елның 26 августында Ивановский бистәсендә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Гурьев Валентин Васильевичның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. 1943 елның ноябрендә Валентин Васильевич фронтка китә, Беренче һәм Икенче Белоруссия фронтларында сугыша, 1945 елның февралендә яралана, ләкин госпитальдән чыккач, фронтка китә, Берлинга кадәр барып җитә. Сугыш тәмамланганнан соң да ул биш ел Потсдамда аерым каравыл батальонында хезмәт итә.
2016 елның 26 августында тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Данилова Екатерина Яковлевнаның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Ул гомере буе туган авылында яши, колхозда төрле эшләрдә, аннары Зирекле урта мәктәбендә идән юучы булып эшли, пенсиягә дә шуннан чыга.