29 августта, Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә Әхәт кызының ел саен үткәрелә торган тантаналы кабул итүе булды.
– Бездә әйбәт традиция бар – Татарстан Республикасы көне алдыннан Казан Кремленең шушы матур залына иң яхшы гаиләләрне чакырабыз, – дип кунакларның исләренә төшерде Президент. – Без гаиләләребез белән горурланабыз һәм алар нык булсын, тагын да күбәйсен өчен зур тырышлык куябыз.