Муниципалитет башлыгының Мактау грамоталары белән «Стройдорсервис» ЧҖҖ белгечләре бүләкләнде.
Мастер Павлов Пётр Николаевич, машина йөртүче Галкин Михаил Александрович һәм слесарь Галиев Римис Рәхимҗан улы әлеге бүләкләргә районның төзелеш тармагына үзләреннән зур өлеш керткәннәре өчен һәм һөнәри бәйрәм – Төзүчеләр көне уңаеннан лаек булдылар.
* * *
Шулай ук календарьдагы әлеге һөнәри бәйрәм уңаеннан туган районнары өчен тырышып хезмәт итүче «Алексеевск керамикасы» ААҖ хезмәткәрләре дә муниципалитет башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:
Болар – автокара операторы Изотов Александр Николаевич, пресслау операторы Кузнецов Андрей Сергеевич, машина йөртүчеләр Җаббаров Әлфис Әнәс улы һәм Кәлимуллин Радик Наил улы, баш бухгалтер Банницина Елена Александровна, рәссам-балчыктан әйберләр ясаучы Охонина Евгения Сергеевна һәм секретарь-референт Бадыйкова Земфира Равил кызы.