25 августта 19 алексеевскилы үзләренең беренче паспортларын алды

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

Россиянең яшь гражданнарын котлавында Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлеге миграция пункты начальнигы Светлана Скворцова: “Сез шушы исегездә тотарга тиешсез:  паспорт – төп документ, ул – сезнең йөзегез. Паспорт алгач, сез мактаулы Россия гражданы исеменә ия булачаксыз. Әлеге документ белән горурланыгыз, гаиләгезнең һәм фамилиягезнең абруен намус белән раслагыз”, – диде.

 ЗАГС бүлеге начальнигы Валентина Увакина игътибарны бөек державабызның төп символы –Россия Федерациясе әләменә  хөрмәт белән карарга кирәклегенә юнәлтте һәм балаларга истәлек итеп илебез символы һәм Россиянең барлык гражданнарының горурлыгы булган триколор тасмасы тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International